Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ир белән хатын икесе бер көнне коронавирустан үлгән

Алар прививка ясатмаган булган.

news_top_970_100
Ир белән хатын икесе бер көнне коронавирустан үлгән
https://pixabay.com

Петрозаводск шәһәрендә Республика йогышлы авырулар хастаханәсендә бер көнне ир белән хатын вафат булган. Бу турыда төбәк буенча Сәламәтлек саклау министрлыгы башлыгы Михаил Охлопковка сылтама белән Карелинформ яза.

1937 елда туган ир-ат һәм 1935 елда туган хатын-кыз Яңа елдан соң коронавирус иярткән. Михаил Охлопков сүзләренчә, аларның икесенең да хроник авырулары булган. Шуңа күрә алар ковид катлаулы формада узган. Өстәвенә алар икесе дә прививка да ясатмаган.

«Озын һәм бәхетле гомер кичерделәр һәм бер көнне үлделәр — гадәттә матур әкият шулай тәмамлана. Кызганычка каршы, реаль тормышта кешеләр фаҗигале итеп үлеп китә», — ди Михаил Охлопков.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100