Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ир белән хатын өч сабый баласын ярты ел буена ач тоткан

23 яшьлек хатын һәм 33 яшьлек ир балаларны юындырмаган, ашатмаган, табибларга күрсәтмәгән.

news_top_970_100
Ир белән хатын өч сабый баласын ярты ел буена ач тоткан

Томск өлкәсенең Колпашевский районында яшәүче ир белән хатынны ата-ана хокукыннан мәхрүм иткәннәр. Бу кешеләр өч сабый баласын ярты ел буена туйганчы ашатмаган, юындырмаган, табибларга алып бармаган. Ир белән хатынны мәҗбүри эшләргә җибәргәннәр. Бу турыда Томск басмасы яза.

23 яшьлек хатынны һәм 33 яшьлек ирне «балигъ булмаган баланы тәрбияләү буенча вазифаларын үтәмәү, балигъ булмаган балага карата кырыс мөнәсәбәт» маддәсе буенча хөкем иткәннәр.

«Хөкем ителүче ир белән хатынның җиде, дүрт яшьлек һәм әле яңа туган (2012, 2015, 2018 елда туган) өч баласы була. Ата белән ана 2018 елның 12 июненнән 12 декабрьгә кадәр балаларын туйганчы ашатмаган, юындырмаган, табибларга алып бармаган», — дип сөйләгәннәр Томск өлкәсе прокуратурасында.

Прокуратура мәгълүматы буенча, сабый балалары янында ир белән хатын спиртлы эчемлекләр кулланган. Фатир әшәке, җыештырылмаган булган. Ата белән ана балаларны караучысыз һәм ризыксыз үзләрен генә калдырып киткән.

Ир белән хатын үз гаебен тулысынча таныган. Суд карары буенча, ир белән хатын һәрберсе 280 сәг мәҗбүри эшкә барырга тиеш.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100