Ир белән хатын бер яшьлек кызларын Казан урамында юлда калдырып киткән

Казанда яшәүче ир белән хатын урамда талашкан. Шуннан соң алар бер яшьлек кыз балаларын юл кырыена ташлап киткән. Бу турыда "Татар-информ" агентлыгына Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсендә хәбәр иттеләр.
"25 июльдә "Гвардейский" полиция бүлекчәсенә 34 яшьлек хатын мөрәҗәгать итте. Ул Казанда яши. Бу хатын Нәҗип Җиһанов урамында, ипподром янында машиналар йөри торган юлда нәни бала утыруын әйтте. Бала янында өлкәннәр булмаган", - дип сөйләделәр ведомствода.
Урынга полиция хезмәткәрләре бара. Алар юлдагы баланы күреп ала. Аны табибларга тапшыралар.
Баланың әти-әнисенең шәхесе дә ачыклана. 28 яшьлек әти кеше аңлатканча, ул хатыны белән талаша. Ир үзенең кыз баласын юл кырыена утыртып куя. Әти кеше баланы хатыны алып китәр дип ышана. Шулай да хатын баланы алмый. Ул кызын юл кырыенда утырган килеш калдыра, үзе китеп бара.
Әлеге хәлдән соң, балигъ булмаган балалар белән эшләүче инспектор сабыйның ата-анасына карата "Ата-аналар яки балигъ булмаганнарның башка рәсми вәкилләре балигъ булмаганнарны тәрбияләү һәм карау бунча вазифаларын башкармау" маддәсе буенча административ протокол төзи.