news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Ир белән хатын арасында кешегә сөйләргә ярамый торган биш сер

Гаилә таркалмасын өчен, бөтен әйберне дә «урамга чыгарып селкү» кирәкми.

news_top
Ир белән хатын арасында кешегә сөйләргә ярамый торган биш сер
https://pixabay.com/

Интим фотоларны беркемгә дә күрсәтмәгез. Сез икәү генә төшкән, ир яки хатын гәүдәсе ачык күренеп торган сурәтләрне читкәрәк алып кую хәерле. Бу турыда киңәшләр сайтында хәбәр ителә.

Финанс проблемаларын да беркем белергә тиеш түгел. Вакыт узгач, бар да көйләнә, ләкин синең ирең яки хатының турында башкалар начар уйлап калырга мөмкин. Ә бу аның үзбәясенә йогынты ясый, кимсетә.

Гаиләдәге җәнҗалны беркемгә сөйләргә ярамый. Чит кешеләр кем хаклы, кем гаепле икәнен билгели алмый, ләкин аларның субъектив фикере ир яки хатынның репутациясен бозып ташлавы ихтимал.

Шәхси тормыш сер булып калсын. Ир яки хатын сөйгәненә күңелен бушата, ләкин ул серләрен урамга чыгып сөйләүне теләми бит.

Интим тормышта проблемалар булса, алар турында табиб белән киңәшү кирәк.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар