Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ир белән хатын аерылышканда кайсы әйберләрне бүлә алмый?

Бүләкләр, мирас итеп калган әйберләр, бала өчен алынган әйберләр уртага бүленми.

news_top_970_100
Ир белән хатын аерылышканда кайсы әйберләрне бүлә алмый?
Рамил Гали

Ир белән хатын аерылышканда, уртак малны бүлешә. Ләкин аерылышу процессы вакытында ир белән хатын бүлә алмый торган әйберләр бар. Бу турыда киңәшләр сайтында язылган.

Никахка кадәр сатып алынган, документлары дөрес итеп рәсмиләштерлегән милек уртакка бүленми.

Никахта яшәгәндә ир яки хатын алган бүләкләр, мирас итеп калган әйберләр, түләмичә килгән байлык уртага бүленми.

Теләсә нинди интеллектуаль милеккә рәсмиләштерелгән авторлык хокуклары бүленми.

Бергә яшәгән вакытта әти яки әнинең берәрсе баласы өчен банк кертеме ясаса, ул да бүленми. Бу байлыкның хуҗасы бала була.

Шәхси кулланыла торган төрле әйберләр бүленми, аларның һәрберсен аерым карыйлар. Бу пунктка машина, зәркән әйберләре керми.

Балигъ булмаган балалар өчен әтисе яки әнисе сатып алган әйберләр уртак мал булып саналмый.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100