Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Ир башына менеп утырган» хатыннар гаиләгә нинди файда китерә?

news_top_970_100
«Ир башына менеп утырган» хатыннар гаиләгә нинди файда китерә?
Илүзә Әминованың социаль челтәрдәге аккаунтыннан

Чаллыда «Күңел» радиосында психологиягә кагылышлы тапшыру алып баручы Илүзә Әминовага кызыклы сорау биргәннәр. «Ир кешенең хатынына «син минем башыма менеп утырачаксың» диюе нәрсә аңлата икән?» – дигән сорау биргән аңа бер язылучысы. Психолог бу сорауга социаль челтәрдә җавап бирде.

Психолог  сүзләренчә, бүгенге көндә күпләр «әгәр ир хатынын иркәләсә, ул аның «башына менеп утырачак» дип ялгыша.

«Дөресен генә әйткәндә, мондый «установка» белән яшәүче ир-атлар бик күп хәзерге көндә. Мин бик күп парлы консультацияләр алып барам яки миңа консультациягә ир-атлар килә дә әйтәләр: «Илүзә, әгәр дә мин аны иркәләсәм, ул минем «башыма менеп утырачак». Мин аннан сорыйм: «Ә синең иркәләп караганың бармы соң?». «Юк», – ди. «Ә каян беләсең?» – дип сорыйм. «Менә әтием әйтте, менә дус егетләрем әйтте, менә минем абыйларым әйтте», – диләр. Димәк, бу – аның үзенең тәҗрибәсе дә түгел, ә кемнеңдер тәҗрибәсенә таянып, ул шушылай дип әйтә. Мин андыйларга: «Менә син игътибарыңны биреп кара хатыныңа», – дим.

Хәзер элеккеге стереотиплар һәм установкалар заманы түгел, мин сезгә әйткәнемчә, хәзер аңлылык – «осознанность» күбрәк. Безне (хатын-кызларны) тормыш иптәшләребез иркәләгән саен, без «шашып» китәбез түгел, ә безнең мөнәсәбәтләребез яхшыра, безнең тормыш иптәшләребезнең финас, материаль ягы яхшыра. Менә бу әйберне иптәшегез белән, йомшаклык белән аңлашып, сөйләшергә кирәк.  Монысы инде сезгә», – дип киңәш бирә хатын-кызларга психолог Илүзә Әминова.

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100