Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Ир бәхетле булсын өчен, нишләргә?» Булат Бәйрәмов сораштыру оештырган

Илсөя Бәдретдинова һәрвакыттагыча саллы итеп җавап биргән.

news_top_970_100
«Ир бәхетле булсын өчен, нишләргә?» Булат Бәйрәмов сораштыру оештырган
Михаил Захаров

Җырчы, алып баручы Булат Бәйрәмов Инстаграмм челтәрендә коллегалары арасында уздырган сораштыруның видеосын урнаштырган. «Ир бәхетле булсын өчен хатыны ни эшләргә тиеш?» дип сорау биргән ул.

Җырчы Алсу Фазлыева «Ир көенә торырга тиеш», — дип җавап бирсә, әле генә никах укыткан Миләүшә Сафина исә: «Мин яңа гына чыктым әле», дип җаваптан качкан.

Гөлнара Габидуллина, әллә юрап, әллә чынлап, Булатның җавабын ишетмәгән. «Син „скороговорка“ әйтәсеңме соң ул? Яңадан әйт әле дип», Булатның башын катыра башлаган. Аннары ишетеп алгач, «Тәмле итеп ашарга пешерергә. Тагын бер әйбер, анысын әйтмим!» — дип кырт кискән.

Әлеге сорауга Илсөя Бәдретдинова һәрвакыттагыча саллы итеп җавап биргән «Сукыр булырга, саңгырау булырга тиеш. Туганнарың булмаска тиеш. Бу очракта әлбәттә инде хатыныныкы», — дигән ул.

Булат үз хатыны Ләйсән Гыймаевага да шул ук сорауны юллаган. Кечкенә кызы Зәйнәпне алдына утыртып, яратып торучы Ләйсән исә, «әлбәттә инде, күп итеп менә шундый тәмле-тәмле кызлар табарга кирәк», — дип җавап биргән.

Булатның виртуаль дуслары да җаваплар бирүдән калышмаган.

«Ир кеше бәхетле булсын өчен Ләйсән Гыймаева кебек уңган хатын кызга өйләнергә кирәк»;

«Малай кирәк, ир бәхетле булсын өчен»;

«Беренче, яратырга, тәмле итеп ашатырга, чиста йөртергә, кеше янында бер кайчан аның дәрәҗәсен төшермәскә, тәртипсез сузләр әйтмәскә һәм матур сузләрне жәлләмәскә. Ир- ат йомшак, бала кебек, өйдә кирәк-кирмәскә тавыш чыгармаска. Болай да туйган мәшәкатләрдән. Дөнья болай да узгәрде, элекеге бертигез заман бетте», — дигән комментарийлар да бар.

Илсөянең әйткән җавабын хуплаучылар күбрәк.

«Илсөянең җавабы — ут. Чын хатын, озак та уйламый, җавабын да белә»;

«ИБ дөрес әйтте»;

«Илсөя нәкъ уртасына басты!», — дигәннәр инстадашлары.

«И, кызлар, бер дә дөрес әйтмисез инде. Минем кебек булырга тиеш дияргә кирәк», — дигән берәү җавабында, һәр кешенең дә бәхетле булырга хакы бар икәнлеген ассызыклап.

Бер инстачы үзе үк сорау биргән. «Барысының да әйткәннәре туры килә. Тик менә сорауга сорау: «Хатын бәхетле булсын өчен ир нишләргә тиеш? Тиз!» — дигән ул. Тик әлегә сорау ачык калган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100