news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Ир-атның сидек куыгыннан 1 килограмм авырлыктагы таш алганнар

news_top

Саратов өлкәсендә пациентның сидек куыгыннан 1 килограммга якын авырлыктагы таш алганнар. Бу хакта Балаково шәһәр клиник хастаханәсендә хәбәр иттеләр, дип яза «Рен-ТВ».

Табиблар сөйләгәнчә, 65 яшьлек ир-атны авыр хәлдә хастаханәгә салганнар. Аңа «бөер җитешсезлеге» диагнозын куйганнар. Моннан тыш, сидек куыгы эчендә кан китү ачыкланган. Авыруга ашыгыч рәвештә операция ясаганнар.

«Операция вакытында 1 килограммга якын авырлыктагы таш табылды, ул сидек куыгының бөтен куышлыгын диярлек алып торган булган», – диелгән шәһәр хастаханәсенең «ВКонтакте»дагы төркемендә.

Хәзерге вакытта пациент реанимациядә.

Хастаханәдә аңлатуларынча, сидек куыгындагы таш пациентның яшенә бәйле рәвештә мәни бизендәге үзгәрешләр аркасында барлыкка килгән. Авыруны иртә стадияләрдә ачыкларга мөмкин булган, әмма пациентның күптән табибларга күренгәне булмаган.

Ташны алган хирург Богдан Самсонов 30 еллык стажы дәвамында беренче тапкыр операция вакытында моның кадәр зур әйбергә тап булуын әйткән.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар