news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Ир-атның гырлавы хатынының сәламәтлегенә ничек тәэсир итә?

news_top

Язын, аллергия аркасында, күп кенә ир-атларның борыннары тыгыла һәм алар төнлә бик нык гырлый башлый – бу аларның хатыннарына җитди зыян салырга мөмкин. Бу хакта сомнолог Ирина Галиева «Радио 1»га сөйләгән.

Аның сүзләренчә, хатын-кызларның бер колагы саңгырау калырга мөмкин. Гырлау тавышы 80 децибелдан да артып китә ала, бу зур трасса яки металлургия комбинаты цехы тавышына тиң. Йоклаганда көн саен мондый тавыш булу хатын-кызларның эчке колак күзәнәкләрен зарарлый һәм бу үзгәрешләр төзәтеп булмый торган була.

Моннан тыш, белгеч сүзләренчә, иренең гырлавы хатын-кызның нерв системасына да тәэсир итә: йокы озынлыгы һәм тирәнлеге кими, иртән баш авырта. Ахыр чиктә, парларның 41 проценты бу проблеманы радикаль хәл итә – аерым йоклый башлый.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар