news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Ир-атның эченнән бавырын алып, паразитлардан чистартканнар һәм яңадан урынына куйганнар

news_top
Ир-атның эченнән бавырын алып, паразитлардан чистартканнар һәм яңадан урынына куйганнар
Фото: © "Татар-информ", Эвелина Киселева

Татарстанның Республика клиник хастаханәсе табиблары бер ир-атның бавырын эченнән алып, паразитлардан чистарткан һәм кабат урынына куйган. Бу турыда клиниканың матбугат хезмәтенә сылтама белән «Татар-информ» хәбәр итте.

Бу – бавыр аутотрансплантациясе дип атала. Пациентның бавыры паразитлар белән бик нык зарарланган. Анда альвеококк булган. Авыруның бавырында зур кан тамырларына кадәр зыян килгән. Табиблар бавырны ир-атның эченнән алып чистартырга карар кылган. Алар бавырны паразитлардан һәм алар ясаган кистадан чистарткан, аннары чиста бавырны кире урынына куйганнар.

РКБның 2нче хирургия бүлеге җитәкчесе Ленар Җиһаншин сүзләренчә, бу операция бавырның клиник трансплантациясеннән дә катлаулырак.

«Бавыр – катлаулы орган. Анда тамырлар, үт сыеклыгы структуралары күп. Башта МРТ-аппратта 3Д конструкция ясалды, аның буенча операция планы төзелде», – ди табиб.

Операция 13 сәг дәвам итә, уңышлы уза. Хәзер пациент тернәкләнә.

Мондый операцияне Россиядә 4 клиникада ясыйлар иде, хәзер Казан табиблары да башкара, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар