Ир-атның күкрәгенә кадалган пычак сыныгын бер елдан соң тапканнар
36 яшьлек шахтер урамда суыткач, күкрәге авыртуга зарланган, тик сәбәбен аңлый алмаган.

Филиппинда шахтер булып эшләүче 36 яшьлек ир-атның күкрәгендә пычак йөзе сыныгын тапканнар. Тимер кисәге аның үпкәләренә 1 см гына тими калган. Кент Райан Томао бер ел буена шушы тимер кисәге белән яшәгән, ул күкрәгендә сәер авыртуның каян барлыкка килүен генә аңлый алмаган. Бу хакта Metro.co.uk басмасына сылтама белән РЕН ТВ хәбәр итте.
2020 елның гыйнварында ир-атка җинаятьче һөҗүм итә, ул шахтерның күкрәгенә пычак кадый. Табиблар яраны тегеп куя. Ир-атның күкрәк читлегендә калган пычак йөзе кисәген күрмичә, эчтә калдыралар.
14 ай дәвамында урамда һава салкынайткан саен, Кент күкрәге авыртуга зарлана. Ләкин ул үзенең хәле бик куркыныч дип санамый.
«Авырту шулкадәр каты булмады инде, мин табибка да бармадым. Мин авырту үзе узганын көтеп тордым. Хәзер мин эшнең нидә булуы ачыклануга бик шат», — ди бу кеше.
Пычак сыныгын рентген ярдәмендә тапканнар Эшкә урнашыр алдыннан Кентка рентген ясарга кирәк булган. Шунда гына аның күкрәгендә пычак сыныгы булуы ачыкланган. Хәзер Кент үзен былтыр дәвалаган табибларны гаепли, диелә хәбәрдә.