news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Ир-атның иртә үлеп китәсен хәбәр итә торган бер билге нинди?

Ир-атның иртә үлеп китәсен хәбәр итә торган бер билге нинди?

news_top
Ир-атның иртә үлеп китәсен хәбәр итә торган бер билге нинди?
Тыныч халәттә ир кешенең пульсы минутына 75 тапкырдан артыграк типсә, бу билге иртә үлеп китү куркынычы булу турында сөйли. Бу турыда MedicalXpress порталына сылтама белән РИА Новости хәбәр итте.

Швеция галимнәре 1973 елдан башлап 1943 елда туган 798 ир-ат белән тикшеренү уздырган. Аларның һәркайсы анкета тутырган, яшәү рәвеше, стресс дәрәҗәсе, гаиләдәге авырулар турында сөйләгән.

Бу ир-атларны галимнәр пульс тибеше саны буенча дүрт төркемгә бүлгән. Минутына 55 һәм кимрәк, 55-65, 65-75 һәм минутына 75 тапкырдан артык тибеш булган төркемнәр төзегәннәр. 

Тикшеренүчеләр ачыклаганча, пульсы 75 тибештән артыграк булган ир-атларның күбесе аз хәрәкәтләнгән, тәмәке тарткан һәм стресслар кичергән.

Шулай ук пульсы 75 тапкырдан да тизрәк булган кешеләрнең төрле йөрәк авыруларыннан һәм башка авырулардан ешрак үлүе ачыкланган. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар