Ир-атларга тестостерон гормоны күләмен ничек арттырырга?
30 яшьтән соң ир-атларда тестостерон гормоны кими башлый, әмма бу процессны тоткарлап була. Бу хакта «Кубанские новости» сайты яза.
Тестостерон – ир-атларның матурлыгын һәм көчен билгели торган төп гормон. Шуның аркасында малайлар ир-атка әверелә башка күп кенә гормоннардан аермалы буларак, тестостеронны күкәйләр һәм бөер өсте бизләре эшләп чыгара. Кызганыч, бу процесс һәрвакытта да теләгәнчә бармаска мөмкин.
Роспотребнадзорның Молекуляр диагностика үзәге эксперты Марина Савкина сүзләренчә, еш кына бу «акрынаю» 30 яшьтән өлкәнрәк ир-атларда күзәтелә.
«Шушы яшьтән узгач, организм елдан-ел тестостеронны 1 процентка азрак эшләп чыгара башлый. Бу халәт гипогонадизм дип атала», – диде белгеч.
Кайвакыт гормональ фон башка сәбәпләр аркасында кими. Зур физик йөкләнешләр, сыйфатсыз туклану, хроник авырулар, йокы белән бәйле проблемалар, шулай ук дарулар һәм анаболик стероидлар кабул итү тестостерон барлыкка килүгә начар йогынты ясый.
Шулай да, бу факторларны киметергә яки бөтенләй юкка чыгарырга була.
Сәламәт яшәү рәвештә алып барып, аерым алганда дөрес тукланып, тестостерон синтезын кире торгызып була.
Спорт белән шөгыльләнү, аз калорияле ризыклар ашау, менюда терлек һәм үсемлек ризыкларын арттыру, тиз үзләштерелә торган углеводларны киметү, үсемлек аксымнарын күбрәк ашау (чикләвекләрдә, кузаклы культураларда күп була), начар гадәтләрдән арыну бу процесска уңай йогынты ясаячак, диде белгеч.