news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Ир-атларның күкрәк бизе үсүнең нинди куркынычы бар?

Бавырда яман шеш булса, күзләр һәм тән тиресе саргая, корсактагы кан тамырлары киңәя.

news_top
Ир-атларның күкрәк бизе үсүнең нинди куркынычы бар?
https://pixabay.com

Гадәттә, бавырдагы яман шеш соңгы стадиясенә кадәр беленми. Ләкин аның кайсыбер билгеләре алдан ук барлыкка килергә мөмкин. Бу чир ир-атларда ешрак күзәтелә. Кайбер белешмә буенча, бавырда яман шеш булганда, ир-атларда күкрәк бизләрен үстерә яки күкәйләрен кечерәйтә торган гормоннар бүленеп чыга.

Бу турыда Медикфорумга сылтама белән «Челнинские известия» хәбәр итте.

Моннан тыш, бавырда яман шеш булса, күзләр һәм тән тиресе саргая, корсакта кан тамырлары киңәя. Тәндә аномаль күгәргән урыннар яки кан китү дә бавырда яман шеш турында хәбәр итәргә мөмкин.

Шулай ук яман шешнең бу төре вакытында кеше ябыгырга, аппетиты начарланырга, аз гына ашаудан да туйган кебек хис туа, саруы кайный, эче авырта, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар