Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ир-атларга сакланырга кирәк: Рөстәм Нәбиев нәселләрендәге мистик күренеш турында сөйләгән

news_top_970_100

Рөстәм Нәбиев үзенең фаҗигале рәвештә һәлак булган Шамил исемле абыйсы турында сөйләгәндә, әтисе ягыннан нәселләрендәге бер мистик күренеш турында да әйтеп үтә. Блогер сүзләренчә, 17 июль – аларның гаиләләрендәге барлык ир-атлар өчен дә сакланып йөрергә кирәкле куркыныч көн.

«Бу – минем туганнан туган абыем Шамил Латыйпов. Бүген, 1 август көнне, аңа 35 яшь тулар иде. Аның һәм безнең гаилә белән бәйле бер мистик әйбер булды.

Шамил 2014 елның 17 июлендә дусты белән юл фаҗигасенә эләгеп һәлак булды. Аның үлеменә кадәр 2 ел алдан, 2012 елның 17 июлендә, Шамилнең әтисе поездда барганда вафат булды. Ә 2015 елның 17 июлендә минем дә йөрәгем туктады, мин икенче тапкыр клиник үлемне шул көнне кичердем. (Рөстәм Нәбиев Омскида казарма җимерелү нәтиҗәсендә ике аяксыз калды, 2 тапкыр клиник үлем, 20дән артык операция кичерде).

Әбиемнең ел саен 17 июль көнен куркып көтеп торганын хәтерлим. Чөнки алар линиясеннән ир-атлар нәкъ менә шул көнне үлделәр. Әби гел: «Бу көн узса гына ярар иде», – дип йөри торган иде», – дип сөйләгән блогер.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100