news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Ир-атларда һәм хатын-кызларда яман шешнең иң таралган төре билгеле

Ир-атларда һәм хатын-кызларда яман шешнең иң таралган төре билгеле

news_top
Ир-атларда һәм хатын-кызларда яман шешнең иң таралган төре билгеле
Россия халкының күпчелеге онкология авырулары белән таныш. Кешеләр я үзләре авырый, я туганнары һәм танышлары яман чирдән интегә. РИА Новости белгечләргә сылтама белән шул хакта хәбәр итте. 

Сораштыруда катнашкан кешеләрнең 70 проценты онкология авырулары белән таныш булуын әйткән. Тагын 4 проценты үзләрендә куркыныч диагноз булуы турында сөйләгән.

Ир-атларда күп очракта үпкә яман шеше очрый икән. Хатын-кызларда исә күкрәк яман шеше иң күп таралганы булуы ачыкланган.

Россия халкы яман шеш авырулары экология начар булу, тәмәке тарту, туклану дөрес булмау, нәселдәнлек белән бәйле дип саный.

Сораштыруда катнашкан кешеләрнең чама белән яртысы фикеренчә, яман шешнең барлык төрләрен дә дәвалау катлаулы.

Белгечләр 18 яшьтән олырак 3200 кешене сораштырган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар