Акушер-гинеколог Нина Антипова сүзләренчә, ир-атларда да хатын-кызларныкы кебек климакс чоры була. Бу вакытта либидо кими, бу – яшь бару белән килеп чыга торган күренеш. «Челнинские известия» шул хакта яза.
35 яшьтән соң ир-ат организмында тестостерон микъдары ел саен 1 процентка кими. 55 яшькә җиткәндә андропауза дип аталган чор башланырга мөмкин, бу вакытта сексуаль теләк кими. Ир-атлар йокысызлыктан интегергә мөмкин. Андропауза җитүне артык симерү, кәеф я бик яхшы, я бик начар булып алышынып тору тизләтә.
Хатын-кызлардан аермалы буларак, ир-атларның проблемалары гормональ үзгәрешләр белән түгел, ә яшәү рәвеше дөрес булмаганнан, организмга тиешле игътибар күрсәтмәүдән килә. Яхшы гадәтләр булдырсаң, сәламәтлекне яхшыртсаң, андропауза җитүне ерагайтып торып була, диелә хәбәрдә.