Депрессия җенескә бәйле түгел – ул һәр кешедә булырга мөмкин. Бу хакта психолог, нейролингвистик программалау, гипнотерапия һәм когнитив-тәртип терапиясе өлкәсендә эксперт Сергей Лунюшин сөйләде, дип яза «Радио-1»..
Эксперт әйтүенчә, ир-атлар еш кына, көчле булып күренер өчен, депрессиядә булуын яшерергә тырыша. Шул сәбәпле аларның эмоциональ халәте тагын да ныграк катлаулана.
«Депрессия ир-атларда да, хатын-кызларда да була ала. Ул Африкада да, дөньяның башка почмакларында да бар. Ир-атлар һәм хатын-кызларның үз-үзен тотышы гына аерыла, ә авыруның үзен исә барысы да бертөрле кичерә», – дип билгеләде Лунюшин.
Психолог депрессия белән көрәшүне нәрсәдән башларга кирәк икәнен әйтте. Башта баш һәм муенга магнит-резонанс томографиясе ясатырга һәм калкансыман бизне тикшерергә кирәк. Аннан соң белгечкә мөрәҗәгать итәргә була. Ул дәвалана башлау өчен медикаментлар билгеләячәк. Әмма препаратлар курсыннан соң депрессия билгеләре яңадан башланырга мөмкин.
Лунюшин психологка мөрәҗәгать итәргә киңәш итте. Психотерапия депрессиянең сәбәпләрен ачыкларга һәм аларны бетерергә ярдәм итә, дип аңлатты ул. Моннан тыш, психолог авыруның кабат барлыкка килүен булдырмаска өйрәтә ала.
«Ир-атлар депрессиясе – миф та, искәрмә дә түгел. Ул – хатын-кызларныкы кебек үк куркыныч һәм авыр. Авыру профессиональ дәвалауны таләп итә. Ситуацияне катлауландырмас өчен, вакытында ярдәм сорап мөрәҗәгать итү мөһим», – дип йомгаклады сүзен белгеч.