news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Ир-атлар хатын-кызлардан нинди ис килгәнен яратмый?

Күлмәк бик матур булса да, ошамый торган ис килсә, егетләр бу кыз янынан тизрәк качу җаен карый, ди белгечләр.

news_top
Ир-атлар хатын-кызлардан нинди ис килгәнен яратмый?
https://pixabay.com

Хатын-кыздан килә торган ис — аның шәхси исе була. Хушбуй ясаучылар «ис — хатын-кызның киеме» дип тә әйтә. Тик ир-атларга ошамый торган исләр дә була. Бу турыда киңәшләр сайтында язылган.

Егетләргә әбиләр исе ошамый. Ир-атлар иске хушбуйларны яратмый. Мәсәлән, инде дистә еллар популяр булган, классикага әверелгән исне егетләр ошатмый инде. Яңа хушбуйлар да бик күп — шуларны карагыз.

Ваниль исе дә ирләрнең күбесенең күңелен кайтара. Ул бик татлы, ә егетләр кызлардан шундый ис килгәнне ошатмый.

Бик баллы хушбуй сипкән хатын-кыз янында басып тору да кыен. Өстәвенә, бу кыз өстенә ярты шешә хушбуй сипкән булса, бигрәк тә.

Ир-атлар хатын-кыздан алкоголь исе килгәнен дә яратмый. Шулай ук тәмәке исе дә ошамый. Ир-атлар тәмәке төпчеге савыты белән үбешергә теләми, диелә бу хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар