news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Ир-ат үзенең сумкасыннан көлгән егетләрне кыйнаган

Ир-ат үзенең сумкасыннан көлгән егетләрне кыйнаган

news_top
Ир-ат үзенең сумкасыннан көлгән егетләрне кыйнаган
Санкт-Петербургта шаурма сата торган кафеда чират торган ир-атлар сугышкан.

Сугышу чиратта торган яшь егетләр төркеменең бер ир-атка "төрттерү"еннән башланган. Егетләр ир-атның сумкасыннан көлгән. Бу бит хатын кызлар сумкасы, синең ориентацияң дөрес түгелме әллә, дип бәйләнгән алар. Ир-ат озак уйлап тормаган, урындык алып, егетләрне тукмарга тотынган. Кайбер мәгълүматлар буенча, бу ир - икенче чечен сугышы ветераны.

Сугышуны күзәтү камералары төшереп алган. Видеодан күренгәнчә, хәрби самбо алымнарын белгән ир-ат егетләрне төрле якка салып ыргыткан. Соңыннан ике як та дуслашкан. Егетләрнең нинди дә булса җәрәхәтләр алуы билгеле түгел.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар