news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Ир-ат хатынын аерылышырга теләгән өчен агулап үтергән

news_top

Америка Кушма Штатларында ир-ат хатынын аерылышырга гариза биргән өчен үтергән. Бу хакта «Radio1.ru» яза.

Телеканал мәгълүматларына караганда, ир-ат башта 7 яшьлек кызын мәктәпкә илтеп куйган, ә аннары өйгә кайткан һәм хатынын үтергән. Хатын-кыз баланы дәресләрдән соң барып алырга тиеш булган, ләкин ул мәктәпкә килмәгән. Шул вакытта өлкән кызы, берәр нәрсә булгандыр, дип шикләнгән һәм полициягә мөрәҗәгать иткән.

46 яшьлек хатын-кызның билгесез химик матдә аркасында буылып үлгәне ачыкланган. Ир белән хатынның 3 баласы калган.

Билгеләп үтелгәнчә, 2023 елда хатын-кыз ире белән аерылышырга теләгән булган, ләкин алар татулашкан. Быел ул яңадан аерылышырга гариза биргән, чөнки ир-атның гаиләдә көч куллану турындагы эшкә катнашы булган. Аңа карата берничә тапкыр шикаять белдергән булганнар, шул исәптән агулау белән янаган өчен дә, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар