Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Ир-ат хатын-кыз өчен бик мәшәкатьле»: галимә кызларны укытуны зур хата дип саный

news_top_970_100
«Ир-ат хатын-кыз өчен бик мәшәкатьле»: галимә кызларны укытуны зур хата дип саный
Фото: Видеодан скриншот

Биология һәм биомедицина институты директоры, профессор Мария Ведунова хатын-кызларга кагылышлы бик тә кызыклы фикерләре белән уртаклашты. Түбән Новгородның Лобачевский исемендәге Дәүләт университеты галимәсе сүзләренчә, хатын-кызларга белем алу хокукы бирү – кешелекнең бик тә зур ялгышы.

«Кешелек хатын-кызга белем алу мөмкинлеге биреп, зур хата ясады. Хатын-кыз яшәгән, аның тавыш бирү хокукы булмаган, ул тулысынча ир-атка бәйле булган. Һәм кинәт кенә аның ир-атка караганда акылсызрак булмавы ачыкланды. Ә шул ук вакытта аның хокуклары ул тулысынча ир-атка бәйле булгандагы кебек кала. Әлбәттә, ул тигез хокуклы булырга тели.

Хатын-кызның белем алу хокукы хатын-кызны уңышлы итә. Хатын-кызга белем биргәндә, без дөньяга яңа караш, яңа мөмкинлекләр, күп мәсьәләләрне хәл итү мөмкинлеге бирәбез, һәм бу – аны гаиләсеннән алып китә.

Уңышка ирешә торган хатын-кыз эштә үз урынын табарга тиеш, ул бизнес-процесслар эшләргә, фән докторы булырга тиеш.

Ә кем бала табачак, алар турында кайгыртачак, тәрбияләячәк? Көн 24 сәгатьтән генә тора. Хатын-кыз бөтенләй йокламый башласа да, ике тормышта яшәү бик авыр. Шуңа ул гаиләдән китү, баласыз яшәү рәвешенә күчү, үз-үзеңә авырлык китерә торган кайбер әйберләрдән китүне сайлый. Ир-ат хатын-кыз өчен бик мәшәкатьле. Бу вакытны бит искиткеч бизнес процессына сарыф итәргә була. [Бу безгә нәрсә белән куркыныч?] Бу – безнең мәдәниятебезнең, цивилизациябезнең һәлак булуы», – дип сөйләгән ул интервьюсында.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100