Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Ир-ат үги улы өчен үч ала». Казанда 17 яшьлек кызның муенына пычак кадаганнар

news_top_970_100
«Ир-ат үги улы өчен үч ала». Казанда 17 яшьлек кызның муенына пычак кадаганнар
Фото: "Татарстан 24" каналы видеосыннан скриншот

Казанның Гудованцев урамында балигъ булмаган кыз имгәнгән. Бер ир-ат аның муенына пычак кадаган. Бу турыда «Татарстан 24» каналы хәбәр итте.

Якынча белешмә буенча, һөҗүм үч аркасында килеп чыккан. Ир-атның үги улы колониядә утыра. Ул, бу хәлдә кызның гаебе бар, дип саный, имеш, шушы кыз аркасында аның үги улы колониядә. «Татарстан 24» каналы хәбәрчесенә шул хакта билгеле булган.

Яраланган кыз якындагы урындыкка кадәр барып җитә һәм аңын югалта. Авыр хәлдә аны Республика балалар клиник хастаханәсенә илтәләр. Һөҗүм итүче ир-ат тоткарланган, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100