news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Ир-ат тугызынчы каттан егылып төшкән - видео

29 яшьлек ир-ат күп катлы йортның вентиляция шахтасына төшеп киткән.

news_top
Ир-ат тугызынчы каттан егылып төшкән - видео

Башкортстанның Белорет шәһәрендә 18 гыйнвар иртәсендә гадәттән тыш хәл була. Бер ир-ат тугызынчы кат биеклегеннән егылып төшә. Бу турыда «Башкортстан» телевидениесе хәбәр итте.

29 яшьлек ир-ат күп катлы йортның вентиляция шахтасына егылып төшә. Ул үзе чыга алмый һәм ярдәм чакырырга тотына.

Урынга килеп җиткән коткаручылар шахтаның бер өлешен сүтеп, егетне алып чыга.

Бәхеткә, бу кешенең бер җире дә имгәнмәгән. Ул бик нык туңган гына, диелгән әлеге хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар