Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

“Фахишә” ир: «Секс беренче урында түгел, хатыннар күбрәк массаж сорый»

Казанда хатын-кызлар чакыртуы буенча йөри торган ир-ат үз һөнәрнең авырлыклары, кемнәр чакыруы һәм иң сәер заказы турында сөйләде.

news_top_970_100
“Фахишә” ир: «Секс беренче урында түгел, хатыннар күбрәк массаж сорый»

С. (исеме үзгәртелгән) – Казан жиголосы, ягъни фәхеш хезмәтләр күрсәтүче ир-ат. Аңа 29 яшь һәм ул «мәхәббәтен» акчага сата. «Төнге күбәләк» булып йөрүче ир-ат эскорт хезмәтенә ничек кереп китүен, беренче заказын, клиентлары һәм хезмәт хакы турында «Казанские Ведомости» хәбәрчесенә сөйләде.

Нигә син жиголо (фәхеш хезмәтләр күрсәтүче ир-ат) булырга карар кылдың? 

 Пандемия вакытында эшемне югалттым. Ресторанда бармен булып эшләгән идем. Локдаун кертелгәч, хуҗа бөтен хезмәткәрләрне эштән куды, соңыннан ресторан бөтенләй ябылды. Менә шулай итеп мин үземне яңа һөнәрдә сынап карарга булдым. Хатын-кызларга ошый идем, мин һәркем белән уртак тел табам, башка кешене тыңлый беләм. Хатын-кызларга аралашу җитми, шуңа күрә чакыру буенча йөри торган ир-атның эше барменныкына охшаш.

Хатын-кызлар чакыруы буенча йөри торган ир-ат булу җиңелме?

— Мин бу эш белән шөгыльләнә башлаган вакытта мошенникларга эләктем. Ир-атлар эскорты белән шөгыльләнә торган бер агентлык сайтына кереп, менеджерга WhatsApp аша яздым. Ул кеше үзен Татьяна дип таныштырды, хәзер генә аңлыйм – ул теләсә кем була алган. Миңа хезмәттәшлек шартларын аңлаттылар: заказ бәясе 6-15 мең сум, шуның 20 процентын алар үзләренә ала. Такси бәясен агентлык түли.

Алар беренче заказ өчен 2 мең сум күләмендә залог җибәрүемне сорагач, мин нигәдер шикләнмәдем. Моны клиентка заказ алу өчен гарантия дип аңлаттылар. Мин аларга акча күчердем һәм бу «Татьяна» шунда ук барлык хәбәрләрне дә, үз аккаунтын да бетерде.

Дөресен генә әйткәндә, мин артык кайгырмадым. Шуларга ышанганга үзем тиле. Ул вакытка мин бу шөгыльне үземнең төп эшем итү турында ныклы карар кылган идем, шуңа күрә төрле интернет-сайтларда, танышулар сайтларында һәм Вконтактедагы тематик төркемнәрдә белдерүләр урнаштырдым. Миңа әкренләп хатын-кызлар яза башлады.

Беренче заказыңны хәтерлисеңме?

Әлбәттә. Кырык яшьлек хатын-кыз. Ул миңа шалтыратып: «Кил, зинһар, мин инде күптәннән үзем генә, берүзем», - диде. Ул аерылган ялгыз ана икән, улын үстерә. Аннары тагын берничә тапкыр мине үзенә чакырды да туктады, бәлки берәр ир-ат белән танышкандыр. Аңа ир-ат игътибары, кочаклашулар, флирт кирәк иде, интим булмады. Ирләр эскорты, гомумән, хатын-кызларныкыннан нык аерыла, клиентлар белән бик күп аралашырга туры килә, интим беренче урында тормый.

Күпләргә хуҗалыкта ярдәм кирәк була һәм мин «бер сәгатькә ир» дә булам. Элегрәк сантехника һәм электриканы бөтенләй белми идем, смеситель дә төзәтә алмадым. Берничә шундый заказдан соң, YouTube карап өйрәндем. Шуңа күрә эшем миңа яңа шөгыльләр өйрәтә дияргә була.

Клиентларыңны берләштереп тора торган якларыннан бер портрет төзи аласызмы? Сезне кемнәр чакыра?

Бу, кагыйдә буларак, 27-45 яшьлек хатын-кызлар. Бу хатын-кызларга ирләре битараф, игътибар күрсәтми һәм алар ирләре белән бер фатирда яши генә. Ирләре хыянәт иткәннәре дә бар, андыйлары ирләреннән үч алырга тели. Бизнес-леди яки җитәкче вазифаларында эшләүче, ләкин шәхси тормышларына вакытлары булмаган хатын-кызлар да эләгә. Андыйлары үзләрен кирәкле итеп тояр өчен акча түләргә әзер. Кемгәдер секс кирәк, кемгәдер - ресторанга бару. Әйтик, 8 Март яки 14 февраль бәйрәмнәренә мине төне буена чакыртырга мөмкиннәр. Бу психологик яктан җиңелрәк, чөнки бер көндә берничә заказ булса, психологик яктан яңадан җыелу кыен.

Бервакыт бер ханым аны эшлекле чарада озатып йөрүне үтенде, «Кәчтүмле пычрак абыйлар бәйләнмәсеннәр өчен», - дип аңлатты. Кайчагында ирле-хатынлы парлар да чакырта, алар сексуаль тормышларын төрләндереп җибәрергә тели, тик мин андый заказларга авырдан ризалашам. Кем белә, бәлки процесс вакытында ире көнләшә башлар.

Синең һөнәреңдә нинди кыенлыклар бар?

Әйтик, мине көндез чакырталар. Мондыйлары, гадәттә, кияүдәге хатын-кызлар. Кинәт ире эштән иртәрәк кайтып керсә дип гел борчылам. Анекдоттагы герой-сөяркә булып каласым килми. Бәхеткә, әлегә мондый хәл булмады. Тагын нәрсә? Алар миңа ияләнә башласалар кыен: кайберләре миңа яза, шалтырата башлый, янында калырга тәкъдим итәләр. Кайчагында миңа телефон номерларын да алыштырырга туры килә. Үзең гашыйк булуы да авыр, бер-береңә карата мәхәббәт тә туарга мөмкин. Мондый мизгелләрдә үземне җиңәм, эштә пауза алам.

Клиентның исерек булуын яратмыйм, борылам да китәм. Кыюлык өчен бер-ике бокал шәраб эчүне аңлыйм, әгәр ул аягында басып тора алмый икән, бу куркыныч булырга мөмкин. Мин үз исемемне беркайчан да әйтмим һәм шәхси тормышым турында аз сөйләргә тырышам.

Иң сәер заказың нинди булды?

Бервакыт миңа бер хатын-кыз язды, өенә чакырды. Минем фотоны бер сайтта табуын һәм иренә бик тә охшаган булуымны әйтте. Бардым, ә ул елап шешенеп беткән, мине бусагада кочаклап каршы алды һәм иренең исеме белән атады. Ире ярты ел элек авариягә эләгеп үлгән булган икән. Ул аны бик сагына, тик хыянәт итәргә теләми.

Иренең киемнәрен киюемне сорады, өстәл артына утыртты, ашатты. Гел миңа карап торды, үзе елмая, үзе елый. Үземне бик уңайсыз хис иттем, әлбәттә. Ул гел: «Ә хәтерлисеңме, теге ресторанга синең белән йөри идек? Ә хәтерлисеңме, миңа тәкъдимне ничек ясадың? Ә Мисырга барганны хәтерлисеңме, анда шундый рәхәт булды», – дип кабатлады. Мин аннан хәтта акча да алмадым, чит кеше кайгысында акча эшләү яхшы түгел.

 Әйе, моның ничек авыр булуын күз алдына китерә алам. Ә ешрак нинди хезмәтләр күрсәтүне сорыйлар?

Барыннан да ешрак – массаж. Кайчагында дәвамы белән, кайчагында ансыз. Алдарак сөйләдем инде, хуҗалыкта эшләргә яки аралашу өчен дә чакырталар. Сексуаль яктан еш кына кунилингус ясауны сорыйлар, чөнки аларның ир-атлары моннан нигәдер җирәнә. Рольле уеннар күпләрне җәлеп итә, әмма, минемчә, монысы миннән бик үк яхшы чыкмый, мин начар актер. Ачыктан-ачык сөйләшү бер нәрсә, ә полицейский яки табиб булып кылану катлаулырак.

Мондый һөнәр вәкилләренең күпме акча эшләве кызык...

 Төрле чак була, ләкин барменнарныкына караганда күбрәк. Иң яхшы айларда, бигрәк тә бәйрәмнәрдә аена 150 мең сумга кадәр җитә иде. Әмма аена уртача  50 мең сум чыга. Хәзер хәтта азрак була, чөнки кешеләр акчаны саклый башлады. Өстәвенә, мин һәрвакытта да акча алмыйм, әйтик, теге хатын-кыз белән булган кебек очракларда...

Ә эшчәнлек өлкәсен алыштырыга теләмисеңме?

— Әгәр мин яраткан кыз табылса гына. Ул минем нәрсә белән шөгыльләнүемне аңламас дип уйлыйм. Ә болай – эш кебек эш инде, башка эштән берни белән дә ким дә, артык та түгел. Мин бит кешеләргә бәхет китерәм, бу начармы әллә? Өстәвенә, ир-атлар эскортында хатын-кызларныкына караганда көндәшлек азрак. Беренчедән, хатын-кызлар мондый хезмәтләрдән бик еш файдаланмый, икенчедән, ир-атлар анда бик күп түгел. Нигәме? Күрәсең, аларга бары тик секс кына кирәк, шуңа күрә кәефләре төшәдер. Кабатлыйм, иң күп очракта – аралашу һәм массаж. Минемчә, вакытны күңелле үткәрүдән аермалы буларак, мәхәббәтне акчага сатып алып булмый.

Игорь Тишин

Алёна Низамова тәрҗемәсе

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100