Мин – хатын-кыз!
Кайчак артык тыйнак булам, кайчак әрсез…

Кайчакларда бик тә җаваплы мин, кайчак гамьсез.…

Мин – хатын-кыз!
Минем күңел кайчак ярсу диңгез, кайчак күлдәй…

Кайчакларда шаулап чәчәк атам… сулам гөлдәй…
Мин – хатын-кыз!

Бер карыйсың, елмаямын кояш кебек, уйныйм, көләм…

Күп тә үтми моңаям да карашыма болыт эләм…

Мин – хатын-кыз!
Мин яратам җаным-тәнем белән, шашып сөям…

Йөрәгемне яраласа саксыз сүзләр, янам, көям…

Мин – хатын-кыз!
Кирәк икән, булам усал, шикләнмә дә, тешләп өзәм...
Кайчакларда, учка җыеп сабырлыкны, дәшми түзәм…

Мин – хатын-кыз!
Тергезүче, җылытучы, яратучы көчле затмын.
Туганыма җир йөзенә шундый булып, чиксез шатмын!

Гөлара Шәрипова шигыре
Камал театрындагы «Ситсы туй» премьерасыннан
Салават Камалетдинов фотолары
Бу темага: «Ачу китерде дигәннән, хәзер инде спектакльнең миңа ошамаган бер ягына күчәм … »