news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Ир-ат сөяркәсен буып үтергән, коега яшергән һәм ярты ел берни булмагандай яшәгән

news_top

Ростов өлкәсендә язылышмыйча гына яшәгән хатынын үтергән ир-атны хөкем иткәннәр. Наталья суламый башлагач, Анатолий аны үз-үзенә кул салган кебек итеп ясый һәм мәетен шәһәр читендәге иске коега илтеп сала. Мәетне ярты елдан соң гына табалар. Һәм бу вакыт эчендә ир-ат эшкә йөри, дуслары белән очраша һәм хәтта яңа мөнәсәбәтләр кора. Бу хакта «Комсомольская правда» яза.

Күршеләре сөйләвенчә, Анатолий белән Наталья тыныч кына яшәмәгән, алар даими рәвештә талашкан. Чираттагы җәнҗал вакытында 31 яшьлек ир-ат 30 яшьлек хатын-кызны буып үтергән, ә аннары шарф ярдәмендә аны үз-үзенә кул салган кебек ясаган.

Соңыннан ул үзенең иптәшенә шалтыраткан. Аңа хатыны үз-үзенә кул салуы турында сөйләгән һәм мәетне яшерүдә ярдәм итүен сораган.

Соңгы вакытта ул беркем белән дә аралашмады. Бик сәер иде. Әнисе белән проблемалары аркасында, дип уйладым, – дип ялганлый ир-ат.

Ахыр чиктә дусты риза булган. Алар, икәүләп, мәетне автомобильдә шәһәр читенә алып барып, коега яшергән.

Алга таба Анатолий берни дә булмагандай яши башлый. Ул Натальяны беркем дә эзләмәячәген белә: аның туганнары да, дуслары да булмый. Ә башка торакка күчәр алдыннан, үтерелгән хатынының хәтта киемнәрен сатарга тырышып карый, ләкин әйберләрне алырга теләүчеләр генә табылмый. Берничә айдан соң ир-ат башка хатын-кыз белән яши башлый.

Чынбарлык көтелмәгәндә ачыклана. Борынгы предметлар яратучы 2 ир-ат ярым җимерек бинага килә. Шул вакыт бина янындагы коега да күз салалар. Анда мәет ятуын күргәннән соң, алар полициягә хәбәр итә.

Оперативниклар үтерелгән хатынның шәхесен ачыклый, экспертиза аның буылган булуын күрсәтә. Тиздән җинаятьтә шикләнелү буенча Анатолий кулга алына. Ул гаебен танымаса да, эксперт-криминалистлар Натальяны буып үтерүләрен ачыклый. Анатолийга карата җинаять эше кузгатыла.

Судта ир-атның гаебе исбатланган. Аны 7 елга катгый режимлы колониягә хөкем итәләр. Хөкем карары законлы көченә кергән, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар