news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Ир-ат сөйгәненең мәетен бер ай буе базда саклаган

news_top

Башкортстанда 49 яшьлек ир-ат кулга алынган. Аны кеше үтерүдә гаеплиләр. Тикшерү фаразы буенча, 2025 елның 10 августында кич белән Бәләбәйдәге шәхси йортта ир-ат 40 яшьлек сөйгәне белән алкогольле эчемлекләр эчеп утырган. Алар арасында низаг чыккан, һәм ир-ат хатын-кызны буып үтергән. Бу хакта «Башинформ» яза.

Шуннан соң, җинаятьтә гаепләнүче, үтерү эзләрен яшерү өчен, 3 атна диярлек хатынның мәетен базда саклаган. Аннан соң аны балта белән кисәкләргә бүлгәләгән. Гәүдә өлешләрен автомобильгә тутырып, шәһәр янындагы урман массивына алып барган һәм кыр юлы янында яшергән.

Тикшерү комитеты хезмәткәрләре Эчке эшләр министрлыгы оперативниклары белән берлектә хатын-кызның хәбәрсез югалуы турындагы хәбәрне тикшерү барышында җинаятьтә шикләнелүчене ачыкланган.

Ир-ат җинаять кылуда гаебен таныган. Җинаять эшен тикшерү барышында вакыйга урыны тикшерелгән, берничә суд экспертизасы билгеләнгән, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар