Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ир-ат сөйгәнен урманда агачка бәйләп калдырган

news_top_970_100
Ир-ат сөйгәнен урманда агачка бәйләп калдырган
Фото: © "Татар-информ", Владимир Васильев

Төмән өлкәсендә яшәүче ир-ат элеккеге хатынын урлап алып киткән, урманга алып барган һәм чылбыр белән агачка бәйләп калдырган. Бу турыда РЕН ТВ тикшерүчеләргә сылтама белән хәбәр итте.

Тикшерү версиясе буенча, вакыйга 8 августта кич белән була. 36 яшьлек ир-ат элеккеге хатынын урамда саклап тора һәм машинасына утыртып алып китә. Ир хатынын Ялутор районындагы Памятное авылы янындагы урманга илтә. Биредә ул «сөйгәнен» металл чылбыр белән агачка бәйләп куя, яный башлый. Аннары хатынны урманда ялгызын калдырып китеп бара.

Берникадәр вакыттан соң хатын чылбырны ычкындыру җаен таба һәм ярдәм чакыра.

Ир-атны тоткарлаганнар, сак астына алганнар. Аңа карата «Кеше урлау» буенча җинаять эше ачылган. Тикшерү бара, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100