news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Ир-ат кызы күз алдында хатынын пычак кадап үтергән

news_top

Мәскәү өлкәсендәге Электрогорск шәһәрендә яшәүче ир-ат кызы күз алдында хатынын пычак кадап үтергән, дип хәбәр итәләр Мәскәү өлкәсе прокуратурасының телеграм-каналында.

«Ир-ат 2009 елда туган олы кызы янында, хатыны белән элек булган бәхәсе аркасында, аның иңбашы һәм күкрәк читлеге өлкәсенә пычак белән кадаган. Алынган тән җәрәхәтләре нәтиҗәсендә хатын-кыз урында ук үлгән», – дип ачыклык керттеләр ведомствода.

Җинаятьчене тоткарлаганнар.

«Россия Тикшерү комитетының Мәскәү өлкәсе буенча территориаль бүлеге тикшерүчесе 37 яшьлек ир-атка үтерүдә гаепләү белдерде», – дип хәбәр итәләр Мәскәү өлкәсе Тикшерү комитетында.

Ир-ат гаебен тулысынча таныган. Суд аны 2025 елның 16 маена кадәр кулга алган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар