Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ир-ат балалары һәм машина йөртүчеләр күз алдында хатынын үтергән

Фаҗиганы машинада узып баручы төшергән.

news_top_970_100
Ир-ат балалары һәм машина йөртүчеләр күз алдында хатынын үтергән
https://pixabay.com

Чиләбе өлкәсендә юл кырыенда ир-ат вәхшиләрчә хатынын үтергән. Ир-ат балалары һәм башка йөртүчеләр күз алдында хатынын пычак белән кискәләгән. Бу турыда РЕН ТВ хәбәр итә.

Фаҗиганы машинада узып баручы төшергән. Ул үз-үзен белештермәгән ир-ат янына барырга батырчылык итмәгән. Бу вакытта балалар машинада булган. Алар елап, әти-әнисен чакырган.

Ир-ат шаһитларның кычкыруына игътибар итмәгән, пычагын агачлар арасына атып бәргән һәм машинасы янына килгән. Ир-атның бу коточкыч адымга бару сәбәбе әлегә билгеле түгел.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100