Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Әҗәткә баткан ир-ат ике кешене үтергән

news_top_970_100

Чиләбе өлкәсендә ир-ат, бурычлары аркасында, 2 хатын-кызны пычак кадап үтергән, дип хәбәр итә «РЕН ТВ» чыганагы.

Пычак белән яраланган хатын-кызларның гәүдәләре 22 мартта Магнитогорскида Карл Маркс проспектындагы фатирда табыла. Аларны үлгән хатынның берсенең хезмәттәше табып ала.

«49 яшьлек фатир хуҗасының муенында һәм күкрәк читлегендә пычак җәрәхәтләре бар иде. 45 яшьлек икенче хатын-кызның корсагы, күкрәк читлеге, куллары һәм аякларына 8 җәрәхәт ясалган», – ди ул.

Икеләтә үтерүдә шикләнеп, 39 яшьлек ир-атны тоткарлыйлар. Ул күрше хатынга акча тиеш булган. Билгеләп үтелгәнчә, ул элегрәк тә урлау һәм сәламәтлеккә авыр зыян китерү өчен хөкем ителгән булган. Моннан тыш, шикләнелүче 2025 елның гыйнварыннан 8 елга административ күзәтү астына алынган булган.

Тоткарланучының фатирында 4 пычак һәм үтерелгәннәрнең кәрәзле телефоннарын тапканнар. Аңа каршы «Үтерү» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган (РФ Җинаять кодексының 105 нче маддәсе 2 нче өлеше).

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100