Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Җир астына төшеп киткәндәй булды». 16 ел элек югалган кыз баланы гаиләсе әле дә эзли

news_top_970_100
«Җир астына төшеп киткәндәй булды». 16 ел элек югалган кыз баланы гаиләсе әле дә эзли
"Татар-информ" архивы

Түбән Тагил янындагы авылда 16 ел элек 13 яшьлек кыз бала югалган. Аны туганнары әле дә эзли. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.

Февральдә Саша Брызгалованы туганнары 31 яшьлеге белән котлаган булыр иде. Гаилә Свердловск өлкәсенең Покровское бистәсендә яши. 16 ел элек 28 сентябрьдә Саша мәктәптән өйгә кайтмый. Әнисе сүзләренчә, кемдер аның кызының юл буйлап барганын күргән, аннары ул «җир астына төшеп киткәндәй югалган».

«16 ел узды. Нәтиҗә юк. 5 ел узгач, «Үтерү» маддәсе буенча җинаять эше ачтылар. Мәетләр арасыннан эзләр өчен. ДНК алдылар. Миннән, атасыннан, минем иремнән. Иремне Екатеринбургка ялган детекторына да алып бардылар. Ул үтереп, берәр җиргә күмеп куйгандыр, дип шикләнделәр. Ни генә булып бетмәде. Бакчадан да эзләп йөрделәр», – ди Наталья Брызгалова.

Аның сүзләренчә, 2006 елда Сашаны эзләүче дә булмаган диярлек, эзләү отрядлары ул чакта юк иде. Әти-әнисе баланың фотоларын үзләре таратып, ябыштырып чыккан. Түбән Тагилга да барганнар, ләкин баланың эзе табылмаган.

Аннары гаилә күрәзәчеләргә йөри башлый. «Бөтенесе бер сүз сөйли – имеш, каядыр еракка алып киткәннәр, бик астында тора. Алар үзара килешеп әйтә алмый бит инде?» – ди әни кеше.

Гаилә «Жди меня» тапшыруына да мөрәҗәгать иткән. Хәзер Сашаның фотосы аларның сайтында да бар.

«Ул югалгач, икенче айда ук мөрәҗәгать иттек. Хәзер сайтка керәм, эзләү дәвам итә, дип язылган», – ди Наталья.

Саша Покровское авылы балаларыннан аерылып тормый – яхшы гына укый, спорт белән шөгыльләнә, дуслары белән йөри, ләкин өйгә гел вакытында кайта.

«Аның характеры малайларныкы кебек иде. Батыр кыз булды. Вика исемле кызга кунакка йөрде. Без аңа да эзләп бардык. Аңа да ул вакытта 13 яшь иде», – ди Наталья.

Наталья сүзләренчә, ул чакта 10-16 яшьлек кыз балалар берничә тапкыр югалган.

Югалган Сашаның әнисе, әтисе, 7 кыз туганы, абыйсы һәм инде 8 туганнан туганы бар. Гаилә әле дә Саша кайтыр дип өметләнә.

«Төрле хәл булырга мөмкин. Бәлки, ул үзен фотода таныр, бәлки, кайтыр. Сашенька, без сине өйдә көтәбез», – ди Сашаның апаларының берсе «ВКонтакте» челтәрендә «Жди меня. Поиск людей» сәхифәсендә.

Постка 2 фото куелган. Гаиләдә Сашаның 3 фотосы гына бар. Башкалары янгында юкка чыккан.

Россия Тикшерү комитетының Свердловск өлкәсе буенча Тикшерү идарәсе сайтында «Внимание! Пропал ребенок!» бүлегендә Брызгалова Александраны эзләү турында хәбәр тора. Белешмәсе булган кешеләргә шалтырату өчен номер: 8(3435)41-45-18, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100