Җир асты юлында уйнап җырлаучы Ришат: «Көненә 4-5 мең сум акча эшләгәнем дә бар»
Бауман урамындагы җир асты юлында гармунда уйнап, татарча җырлап утырган кешене еш очратырга була. Аның уйнаганын төшереп торгач, сөйләшә киттек. Ул Башкортстаннан, Чишмә районыннан элек укытучы булып эшләгән, хәзер сак хезмәтендә эшләүче Ришат Әмиров булып чыкты. Ул – автор-башкаручы.
– Бу – үземнең җыр, үзем яздым сүзләрен дә, көен дә. Реклама максатында чыккалап, уйнап керәм. Кешеләрнең кәефен күтәреп, бәйрәмнәр үткәреп йөрим. Моның белән генә яшәп булмый бит. Менә киләләр дә шулай яныма, сөйләшәбез, телефон номерымны бирәм. Кирәк булса, килешәбез, килеп уйнап китәм. Мин юмарт кеше үзем, күп сорамыйм. Чамасын беләм. Бик канәгать калалар. Бәйрәмнәр үткәрәм, җырлыйм, шигырьләр дә язам бит инде.
Төп һөнәрем буенча мин – филолог, татар теле укытучысы. 20 ел мәктәпләрдә укытучы булып эшләдем. Ә монысы – яраткан шөгылем, хобби, өстәмә чыганак та булып тора, дөресен әйтергә кирәк, – дип сөйләде ул.
– Хәзер укытмыйсызмы инде?
– Юк. Авыл мәктәпләрендә эшләдем. Аларның күбесе ябылып бетте бит инде. Татар теле укытучысының сәгатьләр дә аз, «кыстылар» бит. Шуңа киттем бу системадан. Татарстанда сәгатьләрне «кысып» бетерделәр, әйеме, татар теле укытучылары бит квалификацияләрен үзгәртте башка фәннәргә. Мин Башкортстанның Чишмә районыннан. Мин горурланып әйтәм, Фәридә апа Кудашеваны беләсез бит инде, 8 чакрым безнең авыл аралары. Келәш белән Сәйрән арасы, мин Сәйрән дигән авылдан.
Мин үзем дә журналистика белән шөгыльләндем бит. «Кызыл таң»да минем Әлфия апа Авзалова белән интервью басылып чыкты. Беренче һәм соңгы күрүем булды аны. Болай булды ул. Нефтьчеләр сараеннан чыкты да автобуска керде. Мин һәрвакыт Салават абыйга концертка бара идем, автобуска кердем. Бик ачык бит инде ул, сөйләшеп алдык. Шуны интервью итеп «Кызыл таң» гәзитендә бастырып чыгардым. Чишмәдә Салават абыйга тапшырдым ул гәзитне һәм болай дидем: «Әлфия апага тапшырырсыз бу гәзитне», – дидем. Тапшыргандырмы-юкмы – анысын белмим.
– Нәрсәләр сөйләде соң интервьюда?
– Ул Салаватны мактады – йөртте бит инде ул аны үзе белән. «Сәхнәдән аерыласы килми, җырлыйсы килә. Ул яктан Салаватка бик рәхмәтлемен, йөртә, ярдәм итә», – дип сөйләде. Мин шуларны матур гына итеп язып чыгардым.
– Татар сәхнәсе ошыймы сезгә?
– Кайберләре ошый. Бертөрлерәк. Бер үк сүзләр, бер үк дыңгыр-дыңгыр бит инде. Мотивлары, аранжировкалар бер чама кебегрәк. Аерма юк кебек минем өчен. Сүзләргә дә бик игътибар бирмиләр. Мәгънәле сүзле җырлар бар, мәгънәсезләре дә бар. Хәзер кемнең мөмкинлеге бар, кемнең финансы бар, алар чыга. Каналларга эшләргә кирәк –акча түләгәч, чыгаралар. Ләкин сүзләргә карамыйлар, ныклап игътибар бирмиләр. Мин, үзем филолог булгач, сүзләргә дә игътибар бирәм.
Бар – матур, мәгънәле текстлы җырлар да бар. Андыйлар ошый, алардан үзеңә дә нәрсәдер аласың.
– Җир асты юлында көненә күпме акча җыела?
– Бу – яшерен түгел. Бу арада алай булганы юк, элегрәк, узган елның гыйнвар аенда килгән идем Чишмә районыннан, көненә 4-5 меңнән артыграк булды. Телевизор алып куйдым – монда бүлмә арендалап торам бит. Көненә 3 мең дә була. Күптән түгел Җиңү проспектында сәгать ярым уйнадым, кесәмдә 1 меңнән артык бар инде. Әле менә тагын эшлим, Алла бирсә.
– Тартмада чит ил акчалары да күренә, татар җырын яраталармы соң?
– Әлбәттә, мин бер аптырап та киттем инде. Кытай малае 100 юань салып китте. Мин аны барып алыштырдым, 1 меңнән артык акча булды ул. Мин хәзер нумизматка әйләндем. Кызык итеп әйтәм инде мин аны. Анда минем акчалар җыелды, төрле илләрнеке бар. Гарәп илләреннән дә бар, Һиндстан, Пакыстан... Тимер акчалар җыелды, кәгазь акчалар да бар. Мин аларны истәлеккә саклыйм, алыштырсы да килми.
– Татар җырын яраталар инде алайса.
– Әлбәттә, мин шулай дип уйлыйм. Музыка бит ул шундый нәрсә, мәсәлән, сүзен аңламасаң да, тавышны, тембрны, көен, музыканы бәялибез.
– Аена ничә тапкыр киләсез инде сез?
– Төрлечә була. 4-5. Мин ирекле кеше, миңа шунысы ошый. Бу эштә шунысы ошый, мин бәйле түгел. Җитәкчем дә юк, үземә үзем хуҗа. Ашыгып чыкмыйм, җайлап кына. Телим икән, кайтып китәм. Рәхәт. Шундый тормышка өйрәндем. Мин сак хезмәтендә эшлим, анда да малайлар белән алыштырам. Миңа вакытында барып, вакытында кайтып, кемдер хәзер кисәтү ясый, дип, директорлар, җитәкчеләр бар, дигән эш ошамый дөресен әйткәндә. Шундый хәлләр.