news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Ир аерылган хатынының тәнен пычак белән кадап бетергән, буып интектергән

Коточкыч мәсхәрәләүдән соң, хатын исән калган.

news_top
Ир аерылган хатынының тәнен пычак белән кадап бетергән, буып интектергән
Башкортстанда әлеге вәхши иргә карата җинаять эше ачканнар.

"Башинформ" агентлыгы хәбәр иткәнчә, узган елның августында алар Стәрлетамакта бер фатирда булган. Талашканнан соң, ир пычак алган. Хатынның кулына, корсагына берничә тапкыр пычак белән яралар  ясаган.

Аш бүлмәсендә качарга теләгән хатынның күкрәгенә пычак белән суккан. Аннан соң ванна бүлмәсендә хатынның муенына пычак белән яра ясаган. Шуннан идәндәге келәмне алып, хатынның муенына чорнаган һәм буа башлаган.

Шулай да, хатын ирнең кулыннан ычкынып, күршеләренә кереп качкан. "Ашыгыч ярдәм" белән килгән табиблар хатынга ярдәм күрсәткән. 

Ир гаебен танымаган, үзен аклауны сораган. Суд бу кешене җиде елга ирегеннән мәхрүм иткән.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар