Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Иптәш кызы белән талашканнан соң, 3 яшьлек кыз балалар бакчасыннан качкан

news_top_970_100
Иптәш кызы белән талашканнан соң, 3 яшьлек кыз балалар бакчасыннан качкан
"Татар-информ" архивы

Мәскәү өлкәсендә 3 яшьлек кыз, әнисе янына кайтасы килеп, балалар бакчасыннан качкан. Кыз дусты белән талаша һәм өенә кайтып китәргә уйлый, ә тәрбиячеләр аның юкка чыгуын 40 минут узгач кына абайлап ала. Бу хакта «SHOT» Телеграм-каналы яза.

Канал мәгълүматлары буенча, Алена исемле кыз Щелководагы «Малышок» балалар бакчасына йөри. Башта ул төркемнән чыгып киткән һәм үзенең шкафы янында киенә башлаган. Ни гаҗәп, аңа тәрбиячеләр дә, бу вакытта бакчага баласын алырга килгән икенче бер әни дә игътибар итмәгән. Кыз бала киенеп бетә һәм, берни булмагандай, өенә таба китеп бара. Тәрбиячеләр бу вакытта башка эшләр белән мәшгуль була, ә Аленаның юкка чыгуын бары тик 40 минут узгач кына сизеп алалар.

Бакча территориясеннән ул башка баланың әнисе белән чыга. Тимер юл янында аны бер күршесе күреп ала, ул Аленаның әнисенең телефон номерын таба һәм шалтыратып әйтә. Кыз үзе группадагы конфликт аркасында бик тә әнисе янына кайтасы килгәне өчен бакчадан китүен әйткән. Хәзер бу эшне прокуратура тикшерә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100