Иптәш кызы җавап тотачак: Казан янында тюбингта шуганда үлгән кызның үлем сәбәбе билгеле
Казанның Яңа Аракчино бистәсендә студент кыз тюбингта шуганда коймага бәрелеп үлгән, дип язган идек.
Башы яраланган 20 яшьлек кызны ашыгыч рәвештә хастаханәгә алып киткәннәр, тик ярты сәгатьтән ул үлгән.
Бүген бу фаҗиганең видеосы чыкты. Аннан күренгәнчә, кыз автомобильгә бәйләп куелган тюбингта шуып барган, тик бер мизгелдә зур тизлектә юл билгесенә килеп бәрелгән.
Машина белән һәлак булган кызның 22 яшьлек дус кызы идарә иткән. Ул үз гаебен таныган. Аңа карата җинаять эше ачылган.
Кызга 20 яшь, ул Дарья исемле. Ул «Спектр» спорт мәктәбендә укыткан, нәфис гимнастика буенча тренер ярдәмчесе булган, үзе Идел буе спорт академиясендә укыган да.
Дарья соңгы постында «Икенче тукталы – Яңа ел. Тормышның яңа бүлегенә аяк басабыз», дип язган булган.