Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ипотекасын ябарга дип, банкоматка бер миллион сум салган ир-ат акчасын югалткан

news_top_970_100
Ипотекасын ябарга дип, банкоматка бер миллион сум салган ир-ат акчасын югалткан
Фото: © Солтан Исхаков / «Татар-информ»

Мәскәүдә 11 ноябрь көнне бер ир-ат «Альфа-банк» банкоматына, ипотекасын ябарга дип, 2 миллион сумга якын акча салган һәм акча счетка керү яки кермәвен тикшермичә генә китеп барган. Ул киткәч, аппарат купюраларны кире чыгарган һәм аларны банкоматка чиратта торган кеше алып киткән.

Банкомат башта максималь сумма – 1 миллион сумны гына кабул иткән, аның белән проблема чыкмаган. Ә икенче миллионны Владимир банкоматның акча кабул итә торган урынына салган һәм китеп барган.

5 минуттан ир-атка смс килгән, анда барлык акчаның да счетка кермәвен хәбәр иткәннәр. Ул киредән банкоматка йөгерә, әмма миллион сум инде башка кешедә була.

Ир-атка полициягә мөрәҗәгать итәргә туры килә. Аның бәхетенә, яңа «миллионер»ның эзенә тиз төшкәннәр.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100