Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ипотеканы түләп бетергәнче балаларга фатирдан өлешне ничек бирергә?

news_top_970_100
Ипотеканы түләп бетергәнче балаларга фатирдан өлешне ничек бирергә?
Владимир Васильев, архив

Хәзер ипотеканы түләп бетергәнче үк балаларга фатирдан өлеш бүлеп биреп була. Бу турыда «Челнинские известия» яза.

Ана капиталын кулланган очракта, ипотекага алынган милеккә хокукны барлык гаилә әгъзаларына, шул исәптән балаларга да теркәүне банк белән исәп-хисап ясап бетергәнче үк эшләргә була. 

Торак ипотекага алынган булса, өлешләр бүлеп бирү процессы, гадәттә, банкка акчаны түләп бетергәч ярты ел эчендә башкарыла. Ләкин билгеле бер кагыйдәләрне үтәгән вакытта, кредит түләнеп беткәнче үк өлеш бүлеп биреп була.

Татарстан буенча Росреестр җитәкчесе урынбасары Лилия Борһанова сүзләренчә, моның өчен тиешле килешүне төзергә кирәк. Килешү төзү өчен залог хуҗасы ризалыгы булырга тиеш. Башкача әйткәндә, банк ризалык бирергә тиеш.

Экспертлар сүзләренчә, әлеге яңалык килешү төзүне гадиләштерә һәм торак шартларын яхшырту өчен ана капиталы кулланырга теләгән күп гаиләләргә ярдәм итә. Эш шунда – ипотека түләнеп беткәнче өлеш бүлеп бирү мөмкинлеге булмау күчемсез милекне сатканда кыенлыклар тудыра, заемчыга башта ипотеканы түләп бетерү өчен акча табарга, аннары бөтен гаиләсенә өлешләр бүлеп бирергә, аннары гына объектны сатарга рөхсәт ителә.

Банклар ышандырганча, мондый тәҗрибә бар һәм аның өчен ипотека кредиты офисына килергә яки шәхси кабинет аша мөрәҗәгать итәргә була, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100