Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ипотеканы ничә яшькә кадәр алырга була?

news_top_970_100
Ипотеканы ничә яшькә кадәр алырга була?
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Россия банклары өчен 55+ яшьтәге «заемщиклар» популяр категория саналмый. Алар фатирны гадәттә инвестиция өчен ала. Арзанрак бәягә алып, кредитны түләп бетереп, кыйбаткарак бәягә саталар. Кемнең кредит алу мөмкинлеге күбрәк, һәм аны ничә яшькә кадәр рәсмиләштерергә мөмкин? Бу хакта риелтор-практик Наталья Перескокова аңлата, дип яза «Аргументы и факты».

«Һәр банк максималь һәм минималь яшь чикләрен үзе билгели. Ләкин бу – уртача 21 яшьтән 65 яшькә кадәр. Хәтта 75 яшькә кадәр кешеләргә кредит бирүче банклар бар. Шулай ук пенсионерлар өчен ипотека программалары да гамәлдә. Ипотека ябылган вакытта заемчының максималь яше 75 яшьтән артмаска тиеш», – ди риелтор.

Пенсионерларга кредитны тормышы һәм сәламәтлеге иминиятләштерелсә генә бирәләр, гадәттә, аларга иминият бәясе кыйммәткә чыга. Икенче кыенлык – хупланган ипотека вакыты гадәттә 7-10 ел яки хәтта 5 ел гына. Шуңа күрә айлык түләүләр күләме бик күп була. Моннан тыш, икенчел торакка процент ставкалары да, аның бәяләре дә нык артты, шулай ук яңа төзелешләргә субсидияләнгән ипотека программаларыннан файдалану мөмкин түгел. Нәтиҗәдә, мондый түләү суммасын һәр пенсионер да күтәрә алмый.

Шулай да ипотека кредиты алу мөмкинлеге бар, шуңа күрә дөрес юнәлеш бирә алырдай ипотека брокерын эзләргә һәм банкларның шартларын анализларга кирәк.

Кайсы очракта кредит алу ихтималы арта:

  • заемчының тормыш һәм сәламәтлек иминияте килешүе төзелгән булса;
  • заемчының рәсми кереме булса;
  • пенсионер эшләвен дәвам итсә;
  • пенсионерның расланган керемле поручительләре булса.

«Минем практикада иң өлкән ипотека рәсмиләштерүче – 65 яшьлек эшмәкәр ир-ат булды. Фатир сатып алу өчен кредитны аңа 10 елга хупладылар», – ди риелтор.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100