Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ипотеканы ничә елга алу отышлырак?

news_top_970_100
Ипотеканы ничә елга алу отышлырак?
Фото: © "Татар-информ"

«Ватаным Татарстан» газетасы ипотека алу киңәшләре әзерләгән.

Билгеле булганча, бүген илдә ипотеканы күп дигәндә 30 елга рәсмиләштерергә мөмкин. Түләү вакытын сузган саен, процентларга бәйле бурыч күләме дә арта, билгеле.

– Ипотека рәсмиләштерергә теләүчеләрнең гаризаларын тикшергәндә, аларның кредит тарихы, түләү сәләте һәм айлык кереме исәпкә алына, – ди башкаладагы банкларның берсендә эшләүче кредит белгече Альбина Дорофеева.

– Әнә шул мәгълүматлардан чыгып, ипотека кредитының ставкасы һәм срогы билгеләнә. Ипотека буенча түләү гаиләнең яки ялгыз яшәүче кешенең айлык кеременең 40–50 процентыннан артмаска тиеш. Гариза тапшыручының яше дә исәпкә алына.

Ипотека буенча соңгы кертемне түләгәндә 70–80 яшькә җитәчәк кешеләргә озак вакытка исәпләнгән ипотека рәсмиләштермибез, билгеле. Азрак вакытка алган очракта айлык түләү зуррак, ә банктан алган акчага өстәп кайтарган бурыч күләме азрак була. Ипотеканы озаграк вакытка алсаң исә –киресенчә.

Мисал китерик. Фәлән шәһәрдә яшәүче Галиевларның айлык кереме – 70 мең сум, ди. Балалары юк. 5 миллион сумга ипотекага фатир алмакчылар. Беренчел кертемгә 1 миллион сум акчалары бар. Ипотека ставкасы – 10 процент. Ипотеканы 10 елга алсалар, айлык түләү – 52 мең сум, бурычка өстәп кайтарасы акча – 2,3 миллион сум. Ипотеканы 30 елга алсалар, айлык түләү – 35 мең сум, процент итеп түлисе акча – 8,6 миллион сум.

Гади халыкның хәле аңлашыла, ди икътисад белгече Илдус Сафиуллин.

– Бүген торак бәяләре кыйммәт. Халыкның кесә ягы исә бик чамалы. Акчасы булганнар аны урнаштыру җаен кайгыртып куйды инде. 30 елга дип ипотека рәсмиләштерүчеләр – кесәсе такыр булганнар. Өстәвенә, иртәгәге көнгә ышаныч та юк. Мондый шартларда бар булган акчаны тотып бетерергә ярамый. Шуңа күрә халык, ничарадан бичара дигәндәй, «сакаллы» ипотекага ризалаша да инде.

Мәсьәләне чишүнең бердәнбер ысулы – торак бәясен төшерү. Ә моның өчен бөтен шартлар да бар. Белүебезчә, Казанда төзелеш оешмалары яңа йортлардагы фатирларны төзелешкә киткән чыгымнардан икеләтә кыйммәтрәк бәягә сата.

Банк белгече әйтүенчә, кредит оешмасыннан алган бурычны вакытыннан алдарак та кайтарып бирергә мөмкин.

– Канун нигезендә теләсә нинди кредитны, шул исәптән ипотеканы да, иртәрәк түләп бетерергә ярый, – ди Альбина Дорофеева. – Тик моның бер шарты бар: бу хакта банкка алдан хәбәр итәргә кирәк. Әҗәтне өлешчә капларга телисез икән, банк түләү графигын яңадан исәпләп бирәчәк. Беренчедән, ипотека срогын киметергә мөмкин. Бу очракта, айлык түләү артачак, ә процент өлеше кимеячәк. Шуңа күрә бу – иң отышлысы. Ягъни калган суммага процент азрак исәпләчәнәчәк.

Икенчедән, айлык түләүне киметергә була. Тик шунысын истә тотыгыз: бу очракта сез түләгән акчаның күп өлеше процентларны каплауга, калганы гына төп бурычны түләүгә тотылачак. Ипотеканы вакытыннан алда ябу отышлымы-юкмы? Бу сорауга төгәл җавап юк. Мәсәлән, ипотеканы түли генә башлаган елларда акчаның күп өлеше процент түләүгә тотыла, ә соңгы елларда исә бурыч кына капланып бара. Шуңа күрә ахырга таба артык кабалануның файдасы да шулкадәр генә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100