Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ипотеканы алдан түләп бетерүнең биш ысулы

news_top_970_100
Ипотеканы алдан түләп бетерүнең биш ысулы
Фото: © "Татар-информ", Рамил Гали

Ипотеканы тиз түләп бетерүнең бер ысулы – түләү датасында һәр ай саен өстәмә акча салу. Аның күләмен кеше үзе билгели. Иң мөһиме – өстәмә акча салганда, түләү срогын киметүне сайларга кирәк, айлык түләү суммасын киметүне түгел. Бу турыда Известия сайты «Академия личных финансов» оешмасының баш эксперты Татьяна Волковага сылтама белән яза.

Белгеч сүзләренчә, ай саен шундый өстәмә түләү срокны 10 айга киметергә ярдәм итә.

Икенче ысулы – салым чигерүнең мөмкин булган бөтен ысулларын кулланыгыз. Бу – фатир сатып алуга, түләнгән процентларга чигерүләр булырга мөмкин. Салым чигерү акчаларын ипотекага салыгыз, айлык түләүне түгел, ипотека срогын кыскартуны сайлагыз.

Тагын бер ысул – акчаны инвестицияләү. Эксперт сүзләренчә, керемнең 3-10 процентын гына булса да банк депозитларыннан югарырак табышлы инструментка тотсагыз, билгеле бер вакыт җиткәч, шактый сумма җыела. Бу табышны да ипотеканы каплауга салып була.

Чираттагы вариант – дөрес итеп акча экономияләү. Бу – кэшбеклар файдалану, әйберләрне ташлама белән алу, чыгымнарны планлаштыру. Мондый ысуллар бюджетның 30 процентын янга калдырырга ярдәм итә, ди Волкова.

Һәм бишенче ысул – керемне арттыру. Ничек күбрәк акча эшләп булуы турында даими рәвештә уйлагыз, ди белгеч.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100