Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ипотекадан тизрәк котылыр өчен нинди дога укырга?

«Дин вә мәгыйшәт» газетасы редакциясеннән ипотекадан котылыр өчен дога сорап язалар икән.

news_top_970_100
Ипотекадан тизрәк котылыр өчен нинди дога укырга?
pixabay.com

«Исламда „ипотекадан котылу өчен“ укыла торган дога юк. Чөнки ипотека — хәзерге чор күренеше. Ә менә ӘҖӘТТӘН КОТЫЛУ өчен укыла торган дога тәкъдим итә алабыз», — дип яза газета.

Берьюлы Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм мәчетенә кергәч, боегып утыручы сәхабәсен күргән. Расүлебез аннан:

«Әле намаз вакыты түгел. Син монда нишлисең?» — дип сораган. Сәхабә:

«Мин — кайгыда һәм борчылуда, мине ӘҖӘТЛӘР БИЛӘП АЛДЫ һәм аларны түләрлек АКЧАМ ЮК», — дигән. Расүлебез:

«Сиңа сине йөкләрдән азат итә торган дога өйрәтимме?» — дип сораган һәм түбәндәге доганы укыган.

اللهم إني أعوذ بك من الهم والحزن وأعوذ بك من العجز والكسل وأعوذ بك من البخل والجبن وأعوذ بك من غلبة الدين وقهر الرجال

Аллаһуммә инии әгууз̣у бикә минәл-һәмми вәл-хәзәни вә әгууз̣у бикә вәл-гаҗзи вәл-кәсәли вә әгууз̣у бикә минәл-бүхли вәл-җүбни, вә әгууз̣у бикә мин галәбәтид-дәйни вә каһрир-риҗәәл.

«Йә Аллаһым! Мин тынычсызлыктан һәм кайгыдан, гаҗизлектән һәм ялкаулыктан, саранлыктан һәм куркаклыктан, БУРЫЧНЫҢ АВЫРЛЫГЫннан һәм кешеләрнең золым кылуларыннан Сиңа сыенам».

«Нәкъ безнең өчен!»

«Әәә, бу доганы күптән укыйм, иртәнге һам икенде намазыннан соң укырга, диеп язылган иде», — дип язалар социаль челтәрдә.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100