«Ипотека өчен 57 мең, ә өй юк»: Ике балалы хатынны яшен суккан, гаилә йортсыз да калган
Иркутск өлкәсенең Карлук бистәсендә 2 бала тәрбияләүче хатын-кызның йортына яшен сугып, ут капкан. Хәзер гаиләнең яшәр өчен үз тораклары юк, дип яза «Комсомольская правда» сайты.
Елена быелның язында гына өй туе уздырган. Шәһәрдән ерак булмаган Карлук бистәсендәге 2 катлы йорты була. Иркутскига да ерак түгел – машинада барсаң, кул сузымында гына. Әмма август башында коточкыч хәл килеп чыга. Яшен гаиләне йортсыз калдыра. Яшен камчысы түбәгә суга, һәм йортка ут каба. Җил ялкынны тагын да тузгыта, һәм ул күршедәге участокка да тарала. Ике йорт та янып бетә. Бары тик кара көйгән буралардан «тартма» гына торып калган.
Фаҗига вакытында Елена кызлары белән кухняда йөри. 10 айлык кызы балалар урындыгында була, ә аның янында 9 яшьлек апасы басып торган, әниләре өстәл янында биек тимер урындыкта утырып торган.
«Түбәгә яшен суккач, мин тарттырылган түшәм астында бик якты ут күрдем, соңыннан кисәк шартлаган тавыш ишеттем, һәм мине ток суккандай булды. Корылма сул кулымнан үтте һәм атсыз бармактагы йөзеккә сукты. Инде бу хәлләрдән соң гына чәнти бармак пешеп кабарып чыкканын, ә йөзек астында караңгы төстәге эз калганын күрдем», – дип искә ала Елена.
Гаиләләргә матди ярдәм генә түгел, ә кием-салым кебек көндәлек әйберләр дә кирәк була.
Документлар юкка чыкты
«Таныш түгел кешеләр безгә карават, коляска, балалар һәм олылар киеме, савыт-саба, уенчыклар, хәтта мультиварка да бирде. Нигездә, авылдашлар ярдәм итте, шулай ук Кудадан, Маркводан, Иркутскидан шалтыратучылар да булды. Бераз акча җыелды. Юрист эшенә түләргә җитәр, дип уйлыйм. Ул максималь суммада иминият акчасы алырга булышачак. Бәхеткә, минем өй дә, күршеләрнеке дә иминияләштерелгән иде. Әмма компания бездән бер кочак документ таләп итә, әлбәттә инде, алар янып бетте. Мин аларның кайберләрен ничек һәм кайда яңартырга икәнен күз алдына да китерә алмыйм», – дип сөйли Елена.
Җирле администрация Еленага янгыннан соң калдыкларны ташлау өчен техника һәм полигонда урын бирергә вәгъдә иткән. Әмма барысы да алай гади генә түгел. Иминият буенча ахыргы карар кабул ителгәч кенә янгын урынын чистартып була. Бу эш айларга сузылырга мөмкин.
«Без балалар белән минем әти-әнидә яшәргә мәҗбүр, әмма бәләкәй генә фатирда озак яшәү авыр булачак. Маневр фондыннан миңа торак биреп торуларын сорадым, әмма әлегә җавап юк», – диде Елена.
«Күземне йомгач, янгын күрәм»
Ә шул ук вакытта ипотека түләвенең чираттагы датасы якынлашып килә. Елена сүзләренчә, ай саен ул 57 мең сум түли, тик хәзер мондый акча юк. Табиб-косметолог билгеле сәбәпләр аркасында эшкә чыга алмый.
«Мин балаларымны ялгыз тәрбиялим, шуңа күрә торак арендалап яшәүне тарта алмаячакмын. Җитмәсә, олы кызым тиздән мәктәпкә бара. Безгә берничә блузка, күлмәк бүләк иттеләр, ә канцелярия кирәк-яраклары бөтенләй юк. Аларны сатып алу мөмкинлеге дә юк», – дип сөйли ул.
Елена сүзләренчә, ул янгыннан соң әле дә шок хәлендә.
«Болытлар куерганын, паникага бирелүемне күрәм. Тәрәзәләрне, ишекләрне ябам, телефонны сүндерәм. Төпчек кызым атна буе төннәрен йоклый алмады. Олы кызым белән мин дә тыныч кына йоклап китә алмыйбыз – күзне йомгач, теге янгын күз алдына килә. Психологка йөриячәкбез. Шөкер, таныш белгеч бар», – дип сөйли Елена.
Елена сүзләренчә, яшен сугуның организмга йогынтысы беткән диярлек. Пешкән урыннары төзәлеп килә, кулындагы авырту да беткән, ә кардиологта тикшеренү нинди дә булса тайпылышлар күрсәтмәгән, диелә хәбәрдә.