Дәүләт Думасында бала санына карап киметелә торган ташламалы ипотека кертергә тәкъдим итәләр. Бу хакта «Топор 18+» Телеграм-каналы яза.
Беренче бала тугач, ипотека бурычы – 10 процентка, икенче бала тугач – 20, өченче бала тугач – 75, ә дүртенче бала тугач 100 процентка киметелер, дип күздә тотыла.
Шулай ук депутатлар яшь гаиләләр өчен ипотекага беренчел взносны бетерү яки аны 5-10 процентка кадәр киметү турында да фикер алыша.