Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ипотека бәясе 50 процентка, фатир арендалау хакы ике тапкырга артачак, дип фаразлыйлар

news_top_970_100

Үзәк банк төп ставканы 2 процентка арттырды. Минималь ставка 20% тәшкил итә, зур банкларда – 21-22%.

Фатир базарындагы белгечләр, төп ставканың артуы күпчелек халык өчен ипотекага фатир алуны мөмкин булмастай дәрәҗәгә җиткерә, дигән фикердә. Мәсәлән, 2013 елда төп ставка 5,5 процент иде, ипотеканың уртача бәясе – 12,5 процент. Төп ставка 18 процент булганда еллык ипотеканы 23 процентка бирәләр иде. Димәк, ипотека бәясе тагын да арта – минимум 24 процент булыр, дип фаразлыйлар («Известия»).

Белгечләр фикеренчә, ипотека алмый башлау сәбәпле, фатирларны сатып алучылар 50 процентка кимиячәк. Шул сәбәпле, фатирны арендалаучылар артачак, бу исә аренда хакының 2024 елның көзенә 2 тапкыр артуына китерәчәк.

«Русипотека» компаниясенең җитәкчсе Сергей Гордейко ТАССка хәбәр иткәнчә, фатир бәяләре артудан туктаячак. Инде 2024 ел башыннан ук фатирларны сатып алу 40 процентка кимегән.

«Известия» «Смартхоум» компаниясе җитәкчесе Альбина Сакаевадан интервью алган. Ул, фатирны арендага алу бәясе көзгә 2 тапккыр артачак, дигән фикердә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100