Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ипигә бәя артырмы?

Быел октябрьдә кибетләрдә ипигә бәя артачак дигән хәбәр чыкты.

news_top_970_100
Ипигә бәя артырмы?
Быел көз, октябрь аенда, Россиядә ипигә бәя 10 процентка артырга мөмкин. Бу турыда җитештерүчеләргә сылтама белән, "Известия" хәбәр итте. "Руспродсоюз" берлегендә валюта курсы үзгәрү һәм 2018 елда уңыш кимү фаразлануга бәйле рәвештә, ашлыкка бәя  артуын әйткәннәр.

Мәсәлән, 3 нче класслы 1 кг бодай хәзер 12 сум тора. Ә август башында ул 10 сум гына иде. Аналитиклар фаразы буенча, сентябрь уртасыннан башлап, онны сату бәясе 18-18,5 сумга җитәргә мөмкин. Август башында 1 кг он өчен 16 сум түлисе иде.

Ипи пешерүчеләр һәм кондитерларның Россия гильдиясе продукцияне сату бәясе артырга мөмкин, ләкин күпкә түгел дип әйткәннәр.
***
Хөрмәтле укучыларыбыз! Әгәр сезнең белгечләргә, артистларга, журналистларга сорауларыгыз булса, безнең Ватсапка языгыз: +79270379110. Без тиз арада сезнең сорауга җавап табарга тырышырбыз. Теләсә кайсы темага сораулар кабул итәбез.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100