news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Ипи рецепты

news_top
Ипи рецепты
Гөлгенә Сабитова

Кама Тамагында яшәүче Гөлгенә Сабитовадан ипи рецептын тәкъдим итәбез.

Ипи пешерү өчен 530 грамм он, 9 гр тоз, 4 гр коры чүпрә, 420 мл җылымса су кирәк була.

Онга тоз һәм чүпрә салып болгатырга. Шуңа су салып камыр ясарга. Камырны табагында калдырып, өстен пленка белән каплап, җылы урында 2 сәгать тотарга. Төнгә холодильникка алып куярга, пленканың кырыен аз гына ачык калдырырга. Икенче көнне суыткычтан алгач, тактага он сибеп, камырны төшереп түгәрәкләргә.

 

Фото: © Гөлгенә Сабитова

Табага бераз он сибеп, түгәрәк камырны салырга. 1 сәгать камыр ял итә, бераз кабара. 1 сәгатьтән соң түгәрәк ипинең өстенә сызыклар кискәләп җибәреп, бераз он сибәргә.

200 градуска кадәр кызган духовкада 45 минут пешерергә.

«Гаиләмә ошады, хәзер кибеттән ипи сатып алмыйбыз, диделәр», – дип яза хуҗабикә.

 

Фото: © Гөлгенә Сабитова

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар