Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ипи алырга чыгып киткән кызым 12 елдан әйләнеп кайтты

news_top_970_100

Аида әти-әнисенең бердәнбер кызы иде. Алар аны бик яратты, һәр теләген үтәп, күңелен күрделәр. Гаилә бай түгел, әмма мул яшәделәр: әтисе заводта җитәкче, әнисе поликлиникада табиб булып эшләде. Аида мәктәпне тәмамлап, чыгарылыш кичәсенә әзерләнә иде. Әнисе белән бергә ул үзенә бик матур, заманча күлмәк сатып алды. Ул бу күлмәкне киеп, дусларына күрсәтү хыялы белән янып йөрде.

Чыгарылыш кичәсенә 2 көн кала: Аида әнисе белән өйдә, бәйрәмгә әзерләнә. Әтиләре әле заводта эштә, кичкә генә кайтырга тиеш. Әни кеше кичке ашка өйдә ипи булмавын искә төшерә. Ул Аидадан тиз генә кибеткә барып кайтырга сорый. Кыз чыгып китә...

Ләкин кибеткә барган юлда фаҗига килеп чыга: Аиданы машина бәрдерә. Кыз исән булса да, машина йөртүче куркуга кала. Ул имгәнгән кызны машинасына утыртып хастаханәгә алып китә. Юлда барганда, йөртүче арткы утыргычка карагач, кызның хәлсезләнеп, аңын югалтканын күрә. Ул аны үлгән дип уйлый. Шулай итеп, машина йөртүче әле исән кызны шәһәрдән алып чыгып китә дә бер авылда ташлап калдыра.

Аиданы авылда яшәүче үләннәр белән дәвалаучы Людмила таба. Ул кызны өенә алып керә, беренче ярдәм күрсәтә.

Аида савыга, тик ул хәтерен югалткан булып чыга. Ул үзенең кем икәнен, кайда яшәгәнен, гаиләсен бөтенләй белми. Янында документлар да юк. Людмила кызны, хәтере кайтканчы, үз янында калдырырга була. Шулай итеп, Аида дәвалаучы хатын өендә яши башлый.

12 ел уза! Аида үзенең кем икәнен искә төшерә! Кыз стресстан айныша. Һәм туганнарын исенә төшерә.

Аида авылда бер егет белән яши, 2 ел элек алар өйләнешә. Бала тапканнан соң, бервакыт аларның өенә караклар керә. Караклар өйдә кеше барлыгын белми. Аида баласы белән йоклап ятканда, аларны күреп, бик курка, стресс кичерә.

Шул мизгелдә ул үзенең тормышы, әти-әнисе турында исенә төшерә.

Берничә көннән соң Аида ире һәм кызы белән үз әти-әнисе янына бара. Әти-әнисе, кызларын күреп, шакката, шатлыктан елаша.

Ир белән хатын 12 ел буена кызларын үле дип яши. Милиция дә, экстрасенслар да аны таба алмый. Алар детектив яллаган. Детектив юл-транспорт һәлакәте турында мәгълүмат тапкан, әмма йөртүчене дә, кызны да эзләп таба алмаган.

Аида әти-әнисенә шул авылда, Людмила янында яшәвен сөйли. Ул аңа үлән җыешкан, хуҗалыкта ярдәм иткән. Авылда бары 11 йорт кына булган, анда да күбрәк өлкәннәр яшәгән. Һәлакәттән соң кызның йөзендә эзләр калган, шуңа ул кешеләрдән читләшкән. Ире белән ул шул авылда танышкан – егет анда фельдшер булып эшләгән.

Әти-әнисе кызларының исән-имин кайтуына сөенә. Аида хәзер дә шул авылда, ире һәм баласы белән яши, Людмилага ярдәм итә. Людмила аңа яңа тормыш бүләк иткән бит.

Аида әти-әнисе белән дә аралашып яши...

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100