Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Йөзен кап-кара миң каплаган баланы Америкадан кабат Россиягә алып килгәннәр

news_top_970_100
Йөзен кап-кара миң каплаган баланы Америкадан кабат Россиягә алып килгәннәр
Фото: © видеодан скриншот

Америкада бер бала йөзендә кап-кара миң белән туган, бу тапны «Бэтмен битлеге» дип атый башлаганнар.

Луна исемле кызчыкка Россия табиблары гына ярдәм итәргә алына. Берничә ел элек Краснодар крае табиблары баланың йөзендәге тапны алып ташлый алган. Хәзер – 3 ел үткәч – гаилә кабат Россиягә килгән, кызчыкка Петербургта яңа операция ясаячаклар.

Петербургта Лунаның йөзендәге җөйләрне алып ташлау өчен операция булачак, алар аркасында кызның күзләре йомылмый, ул күзләре ачык килеш йоклый. Балага Ольга исемле хирург ярдәм итәчәк – ул 2021 елдан бирле баланың әнисе белән элемтәдә тора.

2021 елда бу катлаулы операцияне табиб Павел Попов ясаган. Мондый шешне алу операциясеннән барлык Америка табиблары баш тарткан, бары тик Россиядә генә кызчыкка ярдәм итә алганнар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100